“Компьютер мәктәбе”

        Хәзерге заманда интернет барыбызның да аерылгысыз ярдәмчесе. Интернет аркылы без бик күп эшләр башкарабыз, җир шарының төрле почмаклары белән элемтәгә керәбез. Дәүләт порталлары аша күп төрле түләүләр, төрле справкалар, хәтта паспорт алу эшләрен дә башкарабыз. Хәзерге заманда яшьләр генә түгел, ә өлкәннәр арасында да компьтерны бик яхшы белүчеләр бар.

         30 сентябрь – Бөтендөнья интернет көне уңаеннан һәм якынлашып килүче өлкәннәр көне уңаеннан  без, китапханәдә, “Компьютер мәктәбе” дип исемләнгән компьютер грамоталылыгына өйрәнү сәгате уздырдык. Бу очрашуда безнең өлкән буын китап укучыларыбыз катнашты. Алар үзләренең кызыксындырган сорауларына җаваплар эзләп, компьютерда эшләү буенча белемнәрен ныгыттылар. Өйдән чыкмый гына интернет порталлар аша түләүләрне түләү, врачка язылу кебек эшләрне эшләү буенча дәрес алдылар.