"Донбас кабат безнеке"

         30 сентябрь көнне илебездә яңа истәлекле дата билгеләп үтелә башлады. Бу матур бәйрәм уңаеннан китапханәдә тарихи сәгать уздырылды.

         Укучылар китапханәче чыгышыннан  2022 елның көзендә Донбасс һәм калган өлкәләрнең Россия белән яңадан кушылуның ничек килеп чыгуы, сигез ел дәвамында бу төбәкләрдә яшәүче  халыкның  нинди авыр юл үтүе, республика тарихындагы мөһим вакыйгалар, Донбассның Россия өчен әһәмияте, шулай ук хәзер вакытта  Ватаныбызны саклаучы якташларыбыз турында белделәр. Укучыларга бу төбәкләрнең безнең составка  яңадан кушылуның бәхетле мизгелләре, Донбассны торгызу, яңа проектлар һәм зур планнар турында видеороликлар күрсәтелде. “Одна страна, одна семья!” дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкъдим итеп, фикер алыштык. Тарихи сәгать  яшьләр арасында патриотик кыйммәтләр, ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

         Шулай ук, кичә барышында сугыш кырында һәлак булган: Россия Геройларын, Донбасс Геройларын бер минут тынлык белән искә алдык. Тарихи сәгать “Донбасс балалары” документаль фильмын карау белән тәмамланды.