"Милләт уллары – безнең якташлар"
18 сентябрь көнне якташыбыз, Татарстан республикасы халык язучысы Гариф Ахунҗан улы Ахуновны искә алып мәгълүмат көне уздырылды. Китапханәдә “Милләт уллары – безнең якташлар” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелеп, китап укучыларга тәкъдим ителде. Күргәзмәдә урын алган китаплар белән таныштырып, аның иҗаты буенча викторина уздырылды.
Урта мәктәп укучылары белән язучының иҗаты һәм тормыш юлына сәяхәт кылдык. Аның барыбызга да таныш булган “Идел кызы” романы һәм “Хәзинә” повестена анализ ясадык һәм әңгәмә кордык.