“Учись учиться”
Халыкара грамоталык көненә багышлап, без, 6 нчы сентябрь көнне китапханәдә уен программасы тәкъдим иттек. Мероприятия башланганда китапханәче бу бәйрәмнең барлыкка килүе, ни өчен ел саен уздырыла һәм башка кызыклы фактлар турында тулы мәгълүмат бирде. Укучыларыга грамоталылыкның һәркемнең хокукы гына түгел, бурычы да булуы турында да сөйләде.
Мероприятия барышында “Укырга өйрән” дигән тест үткәрелеп, анда укучыларга рус теленнән төрле биремнәр тәкъдим ителде. Укучылар текстта өтерләр куярга, басым ясарга, грамматик хаталы җөмлә табарга, сүз формасын ясаганда хаталар табарга, исемнәрнең төрен билгеләргә, җөмләгә кирәкле фигыльләр, төшереп калдырылган тартыклар кертергә кебек биремнәрне үтәделәр.
“Идем к вершинам знаний” дигән китап күргәзмәсе оештырылып, анда сүзлекләр һәм белешмә әдәбият китаплары тәкъдим ителде. Грамоталылык шәхси бәхеткә һәм без яшәгән җәмгыятьнең муллыгына иң ышанычлы юлларның берсе булып тора дигән лозунг белән кичәне тәмамладык.