“Будущее без терроризма, терроризм без будущего”

          Хәзерге вакытта террорчылык кешелек иминлегенә янаган төп куркынычларның берсе булып тора. Шуны белергә кирәк, террорчылыкка каршы көрәшергә генә түгел, аның барлыкка килүен кисәтергә дә кирәк. 2 сентябрь көнне уздырылган гражданлык дәресе террорчылыкка каршы теләктәшлек көненә багышланды. Бу дәрестә без терроризм, экстремизм дигән сүзләрнең төшенчәләрен ачыклап, әңгәмә кордык. Ни өчен бу дата 3 сентябрь көнне билгеләп үтелә, “Беслан вакыйгасы” турында без ниләр беләбез – болар турында китапханәче тулы мәгълүмат бирде.

         “Вместе против терроризма”  дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.  Ул  укучыларны вакыйгалар хроникасын һәм террорчылыкка каршы көрәш чараларын тасвирлаучы басмалар белән таныштырды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән материаллардан укучылар бу көрәштә Россиянең Дәүләт территориясендә дә, чит илләрдә дә роле турында белде.  Китап күргәзмәсендәге мәгълүмат катлаулы һәм куркыныч вәзгыятьтә дөрес карарлар кабул итәргә, бәладән качарга, үз гомереңне саклап калырга һәм башка кешеләрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итәчәк.