“Мәңге шулай балкып яшә Татарстан!”

         Татарстан Республикасы көненә багышланган милли калейдоскоп 31 нчы август көнне уздырылды. Чара барышында Татарстан Республикасы тарихы, аның төп шәһәре - Казан, Татарстан символлары, Татарстанда яшәүче халыкларның күпмилләтле мәдәнияте һәм традицияләре турында мәгълүмат биреп, әңгәмә кордык. Шулай ук, үзебез яшәгән төбәк – Арча төбәге турында да мавыктыргыч видеоролик күрсәтелде. Р.Фазлиахметовның “Шәхесләрдә Арча тарихы” дигән китабы белән танышып, аны анализладык.

         Мероприятиенең икенче өлешендә катнашучыларга милли викторина тәкъдим иттек. Викторинадагы сорауларга бергәләп җавап эзләп, алар буенча мәгълүмат бирелде.

         Очрашу бәйрәм көненә багышланган, үзешчәннәр тарафыннан әзерләнгән концерт белән дәвам итте.