“Мин тез чүкмәм дошман синең алда...”

         Татар халкының герой шагыйре Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен җәзалап үтергәнгә быел 80 ел тула. “Җәлилчеләрне” искә алып без, китапханәдә күргәзмә - хәтер  уздырырдык. Кемнәр соң ул “Җәлилчеләр”, ни өчен алар бер көндә, бер төрле җәзага тарыйлар, “Моабит дәфтәре” безгә ниләр сөйли – бу сорауларга җавапны без, китапханәченең кереш чыгышында таптык. “Моабит дәфтәре” белән якыннан танышып, аның буенча фикер алыштык.

         Мероприятиенең икенче өлешендә без,  видеоролик карап, аның буенча әңгәмә кордык.

         “Алар мәңге безнең күңелләрдә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырдык.