“Душа России в символах её”
16 август көненә китапханәдә Россия флагы көненә багышлап интерактив квест – уен уздырылды. Чара китапханәченең, Россия тарихы һәм аның символлары тарихы буенча, мавыктыргыч хикәяте белән башланып китте. Чарада катнашучы яшүсмерләргә видеоролик күрсәтелеп, аның буенча фикер алыштык.
Мероприятиенең икенче өлешендә интерактив квест – уен уздырылды. Уен барышында яшүсмерләрнең илебез тарихы буенча булган белемнәре тикшерелеп, шулай ук өстәмә мәгълүматлар бирелде. Ни өчен һәр илнең флагы аерылып тора, Россиянең дәүләт флагы нигә үзгәреп торган, әлеге флаг ни өчен өч төстә – бу сорауларга җавапларны, без уен барышында ачыкладык.
Яшүсмерләрне “Символ мира и добра” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырдык. Күргәзмәдә Россия флагы тарихы һәм Россия дәүләт хакимияте символлары турында кызыклы, төсле, яңа китаплар, энциклопедияләр тәкъдим ителде.