Көчле ил һәм кешеләр иминлеге өчен.
11 август көнне Яңа Кенәр авылында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Арча җирле бүлекчәсе җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов җитәкчелегендә мобил агитацион бригада Яңа Кенәр авылы халкы белән очрашты. “Партия клубы" проекты кысаларында барган бу очрашуларда башлангыч бүлекчә әгъзалары авыл халкы белән 8 сентябрь көнне узачак сайлаулар турында сөйләштеләр, халык өчен актуаль мәсьәләләр каралды.