Балаларны аналар үстерә, Батырларны көрәш үстерә.
Ике елдан артык барган махсус хәрби операциядә безнең Арча районыннан һәм безнең авыл җирлегеннән дә бик күп егетләребез үзләренең хәрби бурычларын үтиләр. Патриотик темага нинди генә чара уздырсак та, без анда барган хәлләрне һәм егетләребез турында яшүсмерләргә сөйләп барабыз. “Арча хәбәрләре” газетасының беренче битендә бу батыр якташларыбыз турында бик матур мәкаләләр чыгып килә. Без, бу мәкаләләрне туплап
“Балаларны аналар үстерә,
Батырларны көрәш үстерә.” дип исемләнгән күргәзмә төзеп китап укучыларыбызга тәкъдим иттек. Һәм яшүсмерләр өчен белешмәлек сәгате уздырдык. Бу чара барышында без махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбыз турында әңгәмә кордык, газетада чыккан мәкаләләрне укып анализладык.