"Син бу җирдә ялгыз түгел"
8 август көнне уздырылган аралашу кичәсе өлкән буын китап укучыларыбызга багышланды. Пенсия яшенә җитеп өйдә тора башлагач, берара кеше югалып кала. Иртән торып эшкә чабасы юк, өйдә артык эш тә юк – нишләргә? Менә шул чагында кешегә аралашырга, буш вакытын файдалы итеп уздырырга без, китапханәчеләр ярдәм итәбез. Аралашу кичәсендә без катнашучы өлкәннәребезне яңа китаплар белән таныштырдык, кызыклы урыннарын укып анализ ясадык. Шулай ук, бу көнне без алар белән компьютер серләрен ачуны да дәвам иттек. Госуслуги парталларыннан ничек итеп комуналь түләүләрне түләп була, төрле справкалар алганда заявкаларны ничек бирәсе, шулар турында мастер класс уздырдык.