“Жил народной радостью и болью...”
Быел язучы, актер, режиссер Василий Макарович Шукшинның тууына 95 ел тула. Талантлы совет язучысының юбилее уңаеннан китапханәдә әдәби кунакханә уздырылды. Китапханәче язучының тормышы һәм иҗаты, Василий Шукшин тормышындагы иң әһәмиятле вакыйгалар, аның туганнары һәм якыннары турында мәгълүмат бирде. Шулай ук язучының прозаик кына түгел, ә талантлы актер һәм режиссер булуын, үзе төшергән һәм башка режиссерларның фильмнарында да уйнавын да искә төшереп, әңгәмә кордык. Чара барышында Василий Шукшинга багышланган шигырьләр, кинофильмнардан өзекләр күрсәтелеп: «Кызыл Калина», «Ике Федор», «Алар Ватан өчен сугыштылар» кинофильмыннан җырлар яңгырады.
“Герои Шукшина” дип исемләнгән киновикторинада без, ул төшергән фильмнарга сәяхәт ясап, белгәннәребезне искә төшердек.
Кичә ахырында, “Певец алтайской земли” дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкъдим иттек.