“Җырларымда йөрәк тибешем”

        Бар гомерен үзешчән сәнгатьне үстерүгә, авылыбыз мәдәниятын югары ноктага күтәрергә омтылган һәм күтәргән авылдашыбыз, РСФСРның атказанган мәдәният эшлеклесе, композитор Салих Хисматуллинның тууына быел 110 ел була. 18 июль көнне уздырылган искә алу кичәсе Салих Хисматуллин истәлегенә багышланды. Кичә барышында композиторның тормыш юлын, аның иҗатын тагын бер кабат барлап, мәгълүмат бирелде. Ул иҗат иткән көйләрне анализлап, алар буенча әңгәмә кордык. Яңа Кенәр үзешчәннәре тарафыннан башкарылган җырлар буенча видеоролик карап, әңгәмә кордык.