"Хокук һәм законнар илендә"

       Безнең, Яңа Кенәр авыл китәпханәсе берничә ел инде хокукый юнәлештә эшли. Урта мәктәп укучылары һәм яшүсмерләр белән без һәрдаим шул юнәлеш буенча төрле чаралар уздырабыз. 12 нче июль көнне узган  белешмәлек сәгатендә без хокук  темасын пропагандаладык. Чарада катнашкан яшүсмерләр белән хокук һәм закон сүзләренең аермасын һәм охшашлыклары турында әңгәмә кордык.

         Белешмәлек сәгатенең икенче өлеше уен – викторина белән дәвам итте. Укучылар ике группага бүленеп яңа утрау ачалар,  һәр группа үзе ачкан утрауга исем биреп үзләре яши торган җәмгыятькә закон, хокук һәм кагыйдәләрен төзергә тиеш була. Укучылар үзләренә бирелгән  биремне төгәл үтәп. Үзләре закон һәм хокуклар чыгардылар. Ахырдан үзләре төзегән хокук һәм законнарны якладылар.

         Дәрес барышында укучыларга “Правовое воспитание учащихся” дигән исемдә төзелгән презентация белән таныштырдык.