"Чын бәхет гаиләдә туа"

        8 июль көнне билгеләп үтүче – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә без китапханәдә әдәби музкафе уздырдык. 5 июль көнне уздырылган бу чара барлык төр китап укучыларыбызга адресланды. Чара барышында китапханәче, бу бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре, илебездә гаилә кыйммәтләренең яклаучылары булган Петр һәм Феврония Муромскийлар һәм бу бәйрәмнең төп символы ромашка чәчәге турында мәгълүмат бирде. Чарада катнашучыларга  Петр һәм Феврония турында мультфильм күрсәтелде. Гаилә темасына язылган шигырь һәм җырларны барлап, аларга анализ ясадык.

Кичә  ахырында “Ромашка чәчәге серләре” дип исемләнгән  квест-уен уздырылды. Уенда катнашучылар ромашка чәчәгенә яшерелгән  биремнәрне чишеп, яшерен хәзинәне таптылар.