"Гомер көзегез аяз булсын"

         Өлкәннәр ункөнлеге безнең авылда зур бәйрәм кичәсе белән башланып китте. Бу көнне сәхнәдә сәхнә ветераннары үзләре чыгыш ясап, матур җырларын, дәртле биюләрен чордашларына бүләк иттеләр.

          Без китапханәчеләр Республикада узган төрле даталарга багышлап китап күргәзмәләре, “Эшлекле хәбәрләр почмаклары”, памяткалар һәм буклетлар эшләп халыкка тәкъдим итеп барабыз. Өлкәннәр ункөнлегендә китапханәдә “Гомер көзегез аяз булсын” дигән исемдә “Эшлекле хәбәрләр почмагы” төзелеп, халыкка тәкъдим ителде. Ул өлкәннәр декадасы буенча эшләячәк.  Шулай ук, бу көнне “Помощь пенсионерам” дигән исемдәге памятка да халыкка таратылды. “Эшлекле хәбәрләр почмагын” тәкъдим итү чарасында 100 ләп кеше катнашты.

      “Ветераннар безнең янәшәдә” дип аталган адреслы ярдәм акциясе көнне без өлкәннәрнең өйләрендә булып аларга ярдәм иттек. Китапханәбезнең актив укучысы Халидә апага барып гөләф җимеше җыярга булыштык. Шулай ук, өлкәннәргә  “Помощь пенсионерам” дигән памятканы өләштек. Без бу көнне 10 лап өлкән буынның өендә булып, китапханә хезмәте күрсәттек.