"Әдип каләме халыкка хезмәт итсен"

           Яңа Кенәр авыл китапханәсендә  танылган  язучылар  Камил  Кәримов һәм Вакыйф Нуриев кунакта булдылар. Алар китапханәнең актив укучылары белән очраштылар. Язучылар укучыларның сорауларына җавап бирделәр һәм китапханәдә булган китапларына үзләренең култамгаларын сугып теләкләрен язып калдырдылар.  

           Камил ага белән Вакыйф ага икесе дә “Казан утлары” журналында эшлиләр. Журнал буенча да укучылар тарафыннан бирелгән сорауларга җавап биреп, аның кайбер рубрикаларына анализ ясадылар. Камил ага "Игезәкләр йолдызлыгы" дигән яңа китабы турында сөйләде.