"Янгын сүндерүче - кыюлар һөнәре"
Кем ул янгын сүндерүче, ул һөнәрнең тарихы нидән гыйбәрәт. Бу турыда без 14 сентябрь көнне югары сыйныф укучылары белән специалист көнендә сөйләштек.
Специалист көненең кунаклары Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Әхмәтов Хәниф Хәлил улы һәм аның ярдәмчесе Шагидуллин Фәнил булды.
2008 елда безнең Яңа Кенәр авылында 40 еллык өзеклектән соң яңадан янгын сүндерү бүлеге сафка бастырылды. Шул көннән бу бүлекне авылдашыбыз Әхмәтов Хәниф Хәлил улы җитәкли. Хәниф Хәлилович укучыларны янгын сүндерү бүлегенең эшчәнлеге һәм составы белән якыннан таныштырды. Янгын белән көрәшкәнче аны булдырмый калдыру юлларын өйрәтте. Ә аның ярдәмчесе Шагидуллин Фәнил укучылар алдында янгын сүндерүчеләрнеңң киемнәрен киеп күрсәтте. Бу эшне ничә секундта башкарырга кирәклеген сөйләде.
Россиядә янгын сүндерү хезмәтенең тарихы бик еракларга барып тоташа. Кичә барышында укучыларны янгын сүндерү хәзмәтенең тарихы белән дә таныштырдык. Кичәдә Хәниф Хәлилович укучыларга янгын куркынычсызлыгы буенча искәрмәләр дә таратып чыкты. Специалис көне укучылар өчен бик файдалы һәм кызыклы үтте.
Специалист көненең дәвамы итеп Хәниф Хәлилович укучыларны үзләре эшләгән янгын сүндерү бүлегенә экскурсиягә алып менеп китте.