“Верим в добрых сердец бессмертие”
Безнең мәдәният хезмәткәрләре ел саен җәйге матур кичләрдә урам концертлары оештыралар. Бу концертлар инде берничә ел дәвам итеп, матур традициягә әйләнде. Комсомол урамында уздырылган концертта без тамашачыларны кайнар коймак, чәй белән сыйладык. Концерт карарга килгән өлкәннәребез, чәй эчеп, коймак ашап күңелле итеп ял иттеләр. Кешегә мәрхәмәтлелек эшләр өчен менә шундый гади генә гамәлләр кылу да җитә. Өлкәннәребездән яңгыраган ихлас рәхмәт сүзләре безне киләчәктә тагын да илхамланып эшләргә көч бирә. Бу матур күренеш киләчәктә традициягә әйләнер дип уйлыйбыз.
Игелек-ул безнең күбебезгә хас сыйфат. Уйлансаң, һәркем, гомерендә бер тапкыр булса да, башка кешегә риясыз ярдәм итә.
Яхшы эшләр масштаблы булырга тиеш түгел. Кайвакыт якыныңны сөендерер өчен, аның белән сөйләшү, дәртләндерү яки тәмле конфет белән сыйлау гына җитә.