“Смех – дело серьезное”

          Каникул чорында балигь булмаганнарның ялын файдалы итеп уздыру максатыннан без, китапханәдә “Смех – дело серьезное” дигән исемдә әдәби  калейдоскоп уздырдык. Әдәби  калейдоскоп язучы М.М. Зощенко иҗатына багышланды. Юмористик хикәяләре белән безне кече яшьтән үк күңелебезгә кергән язучының иҗаты белән якыннан танышып, аның юмористик хикәяләрен искә төшердек. Кызыклы урыннарын укып та алдык. Шулай ук, кичә барышында язучының биографиясе белән дә таныштырдык. Бик күп шаян хикәяләр язса да аның тормыш юлы катлаулы узганын, тормышында бик күп психологик кичерешләр булганын аңладык.

         Кичә ахырында язучының әсәрләре буенча мини – викторина уздырдык.