“Мин халкымның бер тамчысы”

           Ел саен август аенда без бөек язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе, милләтебезнең ватанпәрвәре Миңнуллин Туфан Абдулла улын искә алып, аның иҗатын кабат искә төшерәбез. Ни өчен август аенда дигәндә, чөнки 25  августта Туфан Миңнуллинның туган көне. Быел без Туфан аганың сәхнә әсәрләренә тукталып, портрет – кичә уздырдык. Туфан Миңнуллинның  драматургиясе белән таныш булмаган кеше юк инде. Без аның әсәрләрен кабат искә төшергән саен яңалык табабыз. Татарстанда уздырылган милли мәдәниятләр һәм гореф – гадәтләр елы кысаларында без, драматургның әсәрләрен милли яктан ачарга тырыштык. Барыбызга да таныш булган “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Әниләр һәм бәбиләр”, “Илгизәр +Вера” һәм “Кулъяулык” әсәрләрен искә төшереп, андагы гаилә проблемалары турында фикер алыштык. Чөнки кешегә милли хисләр фәкать гаиләдә салына. Һәр гаиләнең үзенә генә хас гореф – гадәтләре бар, болар турында без кичә барышында сөйләшеп,анализ ясадык. Әсәрләрдәге милли проблемаларны анализлап, фикер алыштык. Шулай ук, чарада катнашучыларның үз гаиләләрендә нинди гореф – гадәтләр барлыгы турында да әңгәмә кордык.

         Портрет – кичәне тәмамлап, “Милләтемнең бөек әдибе, Мәңге йөрәкләрдә сакланыр” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырдык.