"Иҗат җимешләре буыннардан буыннарга мәңге сакланыр"
Туфан ага бакыйлыкка күчкәннән соң, аның исемен мәңгеләштерү максатыннан урамнарны, мәдәният йортларын һәм китапханәләрне аның исеме белән атый башладылар. Ә безнең районда бу мактаулы исемгә безнең китапханә лаек булды. 2012 елның 17 нче августыннан бирле без Т.Миңнуллин исемен йөртәбез. Һәр елны август аенда без аның истәлегенә төрле чаралар уздырабыз. Быел безнең китапханә “Иҗат җимешләре буыннардан буыннарга мәңге сакланыр” дигән исемдә әдәби тематик кичә белән “Мәрхәмәтлелек үзәгенә” бардык. Үзәктә ял итүче авылыбыз кунаклары белән без Туфан аганың тормыш юлын һәм иҗатын кабаттан искә төшереп уздык. Язучының публицистик әсәрләренә һәм хикәяләренә анализ ясадык. “Милләтемнең бөек әдибе,
Йөрәкләрдә һәрчак сакланыр” дигән исемдәге китап күргәзмәсе дә ял итүчеләрнең күңеленә хуш килде.
Кичә ахырында фикер алышу булды. Ял итүчеләр безгә үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткереп, безнең эшебезгә уңыш теләделәр.