"Әдәби җәй - 2017"
18 нче август көнне уздырылган “Әдәби җәй – 2017” дип исемләнгән шигърият сәгате, авылыбыз кунаклары, “Мәрхәмәтлелек үзәгендә” ял итүчеләр өчен менә дигән ял сәгатенә әверелде. Без алар белән Арча районында яшәп иҗат итүче һәвәскәр шагыйрьләрнең иҗатына сәяхәт ясадык. Ни өчен шигърият? Чөнки бу тема безнең каныбызда – җаныбызда, эчәр суыбыз белән сулар һавабызда. Тикмәгә генә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай безнең якта тумагандыр. Тукайдан соң ничәмә ничә еллар узмасын безнең районда һәрдаим шигырь язучылар туып тора. Ә аларны бергә туплый районыбызда эшләп килүче “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе. Авылыбыз кунаклары белән без шул иҗат берләшмәсенә йөргән шагыйрьләрнең иҗатын якыннан өйрәндек. Аларның шигырьләрен кычкырып укыдык. Кайбер шигырьләргә анализ ясадык. Ял итүчеләргә бигрәк тә Факия апа Шәрәфетдинованың, Гөлсинә апа Зәкиеваның, Халидә апа Фәйзрахманованың, Дамир Нуриәхмәтовның шигырьләре зур кызыксыну уятты. Алар бу шигырьләрне игътибар белән тыңладылар һәм кайберләр белән үзләре дә укып танышып чыктылар.
Районыбыз һәвәскәрләре зур активлык белән иҗат итәләр. Шигырьләрендә туган якка чиксез мәхәббәт хисләре, яшәү мәгънәсе турында уйланулар, онытылмас сугыш афәте, балачак истәлекләре, сөю хис – кичерешләре чагылыш тапкан.