"Гореф гадәтләрне яшәтик"

             Безнең Т.Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авыл китапханәсендә оешкан “Ак калфак” татар хатын – кызлары оешмасы уңышлы гына эшли. Татар халкының онытылып барган йолаларын, гореф гадәтләрен яңадан торгызу максатыннан авылда бик күп төрле чаралар уздыра бу оешма.

      4 август  көнне оешманың чираттагы очрашуы булып узды. “Гореф гадәтләрне яшәтик” дип исемләнгән тарихи сәяхәт китапханәдә төзеп куелган китап күргәзмәсе буенча барды. “Ак калфак” оешмасы членнары китап күргәзмәсендә урын алган китаплар белән якыннан таныштылар. Оешманың эшен тагын да нәтиҗәлерәк итү юлларын өйрәнделәр. Аларның игътибарын Марсель Әхмәтҗәновның “Татар шәҗәрәләре” дип исемләнгән ике томлык жәлеп итте. Шушы китапларны тәфсилләп өйрәнеп авылда шәҗәрә бәйрәме уздырырга кирәк дигән фикергә килделәр.