“Хәтер атлый гүя ил буйлап....”

       Җирдә иге – чиге булмаган хәтер бар. Бу көн сугыш кырларында һәлак булганнарны, фашист концлагерьларында газап чиккәннәрне, тылда ачлыктан һәм чарасызлыктан вафат булганнарны искә төшерә. 1996 елда 22 июнь рәсми рәвештә Хәтер һәм кайгы көне булып игълан ителде. Бу көнне безнең китапханә  дә искә алып уза. Быел без бу датаны  искә алып “Мәрхәмтлелек үзәгендә” дәваланучылар белән “Хәтер атлый гүя ил буйлап....” дигән исемдә әдәби мәйдан уздырдык. Яңа Кенәр авылы ветераннар советы рәисе Сабиров Габделбәр абый очрашуны башлап җибәрде. Ул сугышта катнашкан, һәлак булып калган авылдашларыбызны искә алып узды. Бүгенге көндә авылда яшәгән сугыш һәм тыл ветераннары турында, аларга нинди ярдәмнәр күрсәтелүен сөйләп узды.

         Әдәби мәйданның төп темасы сугыш чорындагы татар әдәбияты һәм татар язучылары турында иде. Бөек Ватан сугышы елларында татар әдәбияты совет кешеләренең иң матур һәм күркәм сыфатларын, батырлыгын, какшамас характерын сурәтләде. Дөньяны фашист илбасарларыннан чистарту өчен сугышучы совет солдаты әдәбиятның үзәк героена әверелде. Сугыш безнең татар әдәбиятына бик тирән эзен салып калдырды. Безнең бик күп язучыларыбыз бу сугышта үз гомерләре белән түләделәр. Алар арасында герой – шагыйрь Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Нур Баян, Абдулла Алиш кебек оста каләм ияләре булу безнең татар әдбиятына зур югалту китерде. Аз гына гомер иҗат итсәләр дә бу язучыларның язганнарын без әле дә яратып укыйбыз һәм аларның иҗатлары каршында башыбызны иябез. Әдәби мәйданда без бу үлемсез әсәрләрне яңадан хәтеребездә яңарттык. Муса Җәлил, Фатих Кәримнәрнең шигырьләрен сәнгатьле укыдык. Афзал Шамовны, Гомәр Бәширов, Гадел Кутуйларның әсәрләреннән өзекләр укыдык.