"Россия - страна добра, любви и тепла!"
12 июнь илебездә Россия көне буларак билгеләп үтелә. Бу көннәрдә Россиянең барлык почмакларында да бәйрәм чаралары уздырыла. Безнең китапханәдә дә бу датаны билгеләп үтү максатыннан “Россия – страна добра, любви и тепла!” дигән исемдә китап күргәзмәсе ясап куелып китап укучыларга тәкъдим ителде һәм белешмәлек сәгате уздырылды. Белешмәлек сәгатендә без яшүсмерләргә илебезнең ни дәрәҗәдә зур, көчле икәнен тагын бер кабат исбатладык. Ничәмә ничә гасырларга сузылган бай тарихына күзәтү ясадык.