"Ямь һәм тәм, яки яшелчә бакчасы"
Язучы, икътисад фәннәре докторы Фасель Зиатдиновның “Ямь һәм тәм, яшелчә бакчасы” дип аталган китабында яшелчәләрне, төрле тәмләткечләрне, сирәк очрый торган һәм еш кулланыла торган кайбер дару үләннәрен һәм ябык грунтта үстерүгә төп урын бирелгән. Китаптагы файдалы киңәшләр һәр бакчачыга үз эшен дөрес оештырырга, яшелчә үстерү үзенчәлекләренә тагын да тирәнрәк төшенеп, мул һәм яхшы сыйфатлы уңыш алырга ярдәм итә.
1 нче июнь көнне Фарсель аганың туган көне. Аңа 80 яшь тулды. Шул уңайдан без китапханәдә профессорның яңа чыккан китабы буенча сорау – җавап кичәсе уздырдык. Китап белән һәм аның бүлекләре белән якыннан танышып чыктык. Бакча үстергәндә бик күп төрле сораулар барлыкка килә. Беркайчан да ел елга туры килми. Шуна күрә дә безнең кичәдә катнашучыларның сораулары байтак иде. Без бу сорауларга җавапны Фарсель аганың китабыннан таптык.