Татар халык ашлары: бик тәмле һәм файдалы.

           Безнең китапханәдә “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын кызлары җәмгыятенең җирле бүлекчәсе 2016 елның ноябрь аенда үз эшен башлап җибәреп, хәзерге көндә уңышлы гына эшләп килә. 24 -25 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын – кызлары оешмасы тарафыннан татар халык ашлары пешерү буенча остаханә уздырылды. Бу остаханәләрдә илебезнең 27 регионыннан һәм Татарстанның 27 шәһәр һәм районнарыннан килгән “Ак калфак” оешмаларының әгъзәлары катнашты. Монда безгә татар халык ашлары  өчпочмак, ачык пәрәмәч, упкә – бавыр пәрәмәче, чәкчәк, кош теле, гөбәдия, әлбә һәм Азнакай пәлхләвәсе пешерү буенча остаханә уздырдылар. Шушы остаханәләрдә алып кайткан белемнәребезне яшь буынга тапшыру максатыннан, 19 май көнне без авылыбызның яшүсмер кызлары белән “Татар халык ашлары: бик тәмле һәм файдалы” дигән темада татар халык ашлары пешерү буенча остаханә уздырдык. Бу остаханә урта мәктәпнең технология кабинетында узды. Бу көнне без кызлар белән өчпочмак һәм кош теле пешерү серләренә өйрәндек. Хатын – кызның кухняда үз – үзен тотышы турындагы кагыйдәләрне өйрәндек. Камыр ризыкларының үзенчәлеге турында сөйләштек.