“Гаилә хакын зурлый белгән парлар, Үрнәк булып торсын яшьләргә”
15 май көне илебездә бик матур дата буларак билгеләп үтелә. Бу көнне бездә “Гаилә көне” дип йөртәләр. Без Т.Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авыл китапханәсе 13 май көнне шушы матур көнне билгеләп үтү һәм үсеп килүче яшь буынны авылыбыздагы үрнәк гаиләләр белән таныштыру максатыннан “Гаилә хакын зурлый белгән парлар,
Үрнәк булып торсын яшьләргә” дигән исемдә әдәби кунакханә уздырдык. Бу кунакханәнең төп кунаклары авылыбыздагы иң күркәм, иң тәртипле, иң уңган гаиләләрнең берсе Хусаиновлар гаиләсе иде. Шулай ук, бу кичәдә авылыбыздагы актларны теркәү бүлеге мөдире Илдар Равил улы Әхмәтҗанов кунак булды. Ә кичәдә мәктәпнең югары сыйныф укучылары катнашты.