“Алтынга тиң гомер көзләре”
Алтын көз... Күп кенә олы кешеләр үзләренең тормышларын менә шушы ел фасылына тиңлиләр. Һәр ел фасылының үз матурлыгы: кыш безне аклык-сафлыгы белән куандырса,яз яшеллеге,җәй җылы кояшы,матур чәчәкләре белән шатландыра, көз үзенең мул уңышы белән күңелләрне сөендерә. Менә кеше тормышында да шулай буладыр. Яшьлек - өмет һәм мәхәббәт белән тулы чор. Өлкән еллар - иҗади көчләрнең чәчәк атуы, балалар һәм оныклар турында кайгырту чоры.
Яңа Кенәр авылында өлкәннәр ункөнлеге мәдәният йортында авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән “Алтынга тиң гомер көзләре”
дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә белән башланды. Бу кичәдә без өлкәннәребезгә йөрәк түрләреннән чыккан җылы, матур теләкләребезне юлладык. Алтын туйларын билгеләп үтүче гаиләләргә район башлыгы тарафыннан имзаланган Рәхмәт хатлары тапшырылды. Үзешчәннәребез үзләренең иң яратып җырлаган җырларын, бию түгәрәгенә йөргән балалар үзләренең иң дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Шулай ук, өлкәннәрдән торган “Яшьлегем тугае” фольклор төркем “Кичке уен” күренешен күрсәттеләр.
Бу көнне без хөрмәткә лаек өлкән авылдашларыбызга матур бәйрәм, күңел хөрлеге бүләк итттек.