“Бер гасырлык әдәбият бакчасы”

Быел барыбызның да яратып укыган журналы “Казан утлары” үзенең бер гасырлык юбилеен бәйрәм итә. Йөз еллык тарихы булган журнал бик күп китап укучыларның, язучыларның яратып, кабул ителә торган басмасы. Язучының әсәре иң элек шушы журнал битләрендә дөнья күреп, аның алдагы тормышы хәл ителә. Журналның юбилее уңаеннан уздырылган, “Бер гасырлык әдәбият бакчасы” дип исемләнгән әдәби мәйданда без журнал турында әңгәмә кордык. Бүгенге “Казан утлары” журналының бабасы булган “Безнең юл” дип исемләнгән журналның беренче мөхәррире кем булган, ул журналда нилә басылганы, бүгенге исемен кайчан алганы турында сөйләштек. Шулай ук, журналда быел басылып чыккан әсәрләр белән танышып, фикер алыштык.