Үз шәмеңне кабыз.
22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне, бу көнне 81 ел элек 200 миллион кешенең тормышы кискен үзгәрә. Җәйге якшәмбе иртәсе план буенча түгел - дошман гаскәрләренең Советлар Союзына һөҗүм итүе турында хәвефле хәбәр белән башлана. Шулай итеп 1418 көн дәвам итә бу сугыш. Авырлыкларга карамастан, курку һәм ачлыкка карамастан, безнең ата-бабаларыбыз үз илләренә Бөек Җиңүне алып килү өчен барысын да эшләделәр.
Һәр елны “Хәтер шәме” гомуммилләт акциясе уза – бөтен Россия буйлап Бөек Җиңү хакына гомерләрен биргәннәр истәлегенә төнге тынлыкта шәмнәр кабына. Акциягә онлайн кушылырга мөмкин.
Быелгы акция 15 июньнән 22 июньгә кадәр бара. Т.Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авыл китапханәсе дә бу чарадан читтә калмады. “День памяти. рф” сайтына кереп үзләренең “Хәтер шәмен” кабызды. Безнең шәм 185052 нче шәм булып кабынды.Шулай ук, китапханәдә китап күргәзмәсе янында да безнең кабызган шәмнәр тора.