“Россия – минем Ватаным”
Россия көне ул – илебезнең төрле диндәге, төрле милләт халыкларын берләштергән олы вакыйга. Бу – безнең дәүләтебез бәйрәме. Дәүләтебезнең иҗтимагый-сәяси тотрыклылыгы, халыклар дуслыгы, милләтара татулык, бердәмлек РФ Дәүләт суверенитеты турындагы Декларациядә төп кануннар итеп күрсәтелгән. Без барыбыз да бер көч булып, Ватаныбыз иминлеге, бүгенге яшәеш, яшь буынның якты киләчәге, Россиянең чәчәк атуы өчен тырышабыз.
Бәйрәм уңаеннан китап укучылар белән “Россия – минем Ватаным” дигән исемдә белешмәлек сәгате уздырдык. Укучылар белән бәйрәмнең барлыкка килүе, аның тарихы турында сөйләштек. Илебездә булган вакыйгалар, Россиянең атаклы кешеләре турында искә төшердек. Белешмәлек сәгатендә катнашкан авылдашларга Россия триколорын өләштек. “Моя Россия – моя страна” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык.