“Тылсымлы Пушкин илендә”
Һәр ел саен без Пушкин көнен билгеләп үтәбез. Һәм һәр елны йөрәк кабат Бөек шагыйрь белән, аның кабатланмас иҗаты белән очрашудан дулкынлана.
6 июнь көнне без рус теле һәм Пушкинны искә алу көне уңаеннан "Тылсымлы Пушкин илендә" дип исемләнгән әдәби дәрес уздырдык. Кереш сүздән яшь укучыларыбыз шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында тулырак мәгълүмат алып, аның биографиясенең кызыклы фактлары белән таныштылар. Соңрак үсмерләргә интерактив уен тәкъдим ителде. Уен барышында алар Пушкин әкиятләрен искә алырга һәм әкиятләр буенча биремнәрне үтәделәр.
Әдәби дәрес Пушкин китаплары буенча төзелгән “Солнце русской поэзий” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштыру белән тәмамланды.