“Яраткан китабымны – яраткан китапханәмә”
Гомумроссия китап бүләк итү көне уңаеннан китапханәбез фондлары яңа китаплар белән баетылды. Бу китапларны безгә иң актив китап укучы авылдашыбыз Садыйкова Алфинур апа бүләк итте. Китапларның күбесе экологик темага - Татарстан сулыклары турында. Бу китапларда мәктәп укучылары, студентларга рефератлар язарга,төрле бәйгеләрдә катнашу өчен файдалы темалар алынган.