Китап дөньясына сәяхәт
Китапханәдә яшүсмерләр белән төрле темаларга кичәләр һәрдаим уздырылып килә. Чираттагы очрашуда без алар белән китап йорты китапханә буенча сәяхәт кылдык. Югары сыйныфка күчкәч укучылар балалар китапханәсеннән тыш безнең китапханәдән, ягъни зурлар китапханәсеннән дә файдалана башлыйлар. “Китап дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән белешмәлек сәгатендә 9 нчы “Б” сыйныфы укучылары катнашты. Укучылар белешмәлек сәгатендә китапханәнең тарихы, китап фонды, китаплар фондка ничек урнаштырылган, абонемент ягы белән уку залы нигә аерылып торганы турында мәгьлүмат тупладылар. Шулай ук, укучылар ачык фонд белән дә эшләделәр, үзләренә кирәкле китапларны табарга өйрәнделәр.