Яңа еллар килсен бәхет алып.
Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым. Һәм менә шул бер адымда – әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.
“Яңа елны ничек каршы аласың елың шулай узар” - дигән халык әйтеме бар. Безнең авылда Яңа елны бик матур, күңелле итеп каршы алу традициясе бар. Чөнки безнең авылда 31 нче декабрь кичендә халык телевизор каршында утырмый, ә мәдәният йортына ашыга. Чөнки бу көнне бездә ел саен Яңа елны каршы алу кичәсе уза. Быел да ул бик күңелле һәм матур узды. Бәйрәм киче төрле маҗаралар белән үрелеп барылды. Сәхнәбез түрендә төрле кунаклар пәйда булып үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Чегән кызлары һәм ерак индия кызы бик матур биюләрен тәкъдим иттеләр. Яраткан мультфильм геройлары Аю белән Маша килеп керү дә тамашачыларның күңеленә хуш килде. Берара Маша белән биеп, аюның кармагындагы сосиканы каптыру белән мәшгуль булып алдылар.
Бәйрәм киченнән бар да канәгать булып таралды.