“Ут – ул дус та, дошман да”

Һәрбер кеше үзенең гаиләсе, балалары, туганнары, ата-анасы белән дөньяның тәмен белеп, хыялларын тормышка ашырып матур гына яшәп ятканда хәвеф-хәтәр бездән бер адым ераклыкта гына йөри. Бер генә ялгышлык эшләсәң, шунда ук зур бәхетсезлек, зур каза килеп чыгарга мөмкин. Кеше, үзенең гомерен саклап калыр өчен, бик тә сак булырга тиеш. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, игътибарсызлык һәм җавапсызлык күп кенә кешеләрне бәхетсезлеккә һәм фаҗигагә китерә. Менә шундый бәлаләрнең берсе − янгын. Халыкта шундый мәкаль бар: “Карак бер генә нәрсәне ала, ут бөтен нәрсәне көлгә әйләндерә”. Янгын үз юлындагы бөтен әйберне кара күмер итә. Иң аянычы шул, социологларның тикшеренүләре күрсәткәнчә, ел дәвамында янгыннардан меңнәрчә кеше һәлак була. Алар арасында ут чыгуда бөтенләй гаепсез кешеләр дә күп: күрше-күләннәр, балалар, карт-корылар һәм янгын сүндерүчеләр…

         Менә шушы бәләләргә тарымас өчен берничә гади генә кагыйдәләрне үтәү кирәк. “Ут – ул дус та, дошман да” дип исемләнгән әңгәмә – кисәтү сәгатендә без янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Әхмәтов Хәниф Хәлилович белән бу турыда әңгәмә кордык. Әңгәмә барышында безнең тормышыбызның аерылгысыз дусты булган утның кайвакытта безнең дошманга да әйләнүе турында сөйләштек.