“Олпат булып яши һәрчак, Тормыш дигән сәхнәдә...”
Гомер көзләремә кереп барам,
Йөрәгемдә көзге моң ята.
Үткән еллар ерак офык сыман,
Күңелемне һаман кузгата.
Әйе, гомерләр бик тиз үтеп китә. Сизми дә каласың. Әле кайчан гына урамнарда яланаяк чабып йөргән бала, көтмәгәндә картлыкка кереп бара. Артка әйләнеп карасаң, күпме еллар үткән. 75 яшь – ул инде гомернең яртысын үтеп, 100 якынлашу дигән сүз. Шул гомерләр эчендә күпме шатлык – куанычлар, кайгы – сагышлар, үтелгән юл, күпме куелган хезмәт, саный китсәң, очына да чыга алмыйсың.
24 сентябрь көнне китапханәдә уздырылган
“Олпат булып яши һәрчак,
Тормыш дигән сәхнәдә...” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә - Яңа Кенәр авылында яшәүче Сабиров Габделбәр Гарифҗан улының олуг юбилеена багшыланган иде. Кичәдә районнан зур кунаклар, Габделбәр абыйның элек бергә эшләгән хезмәттәшләре, дуслары һәм актив китап укучыларыбыз катнашты. Юбилярыбызны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Мухаметова Алсу Фирдаусовна район башлыгының рәхмәт хаты һәм район эмблемасы төшкән сәгать белән бүләкләде. Шулай ук матур котлаулар һәм истәлекле бүләкләр белән Арча шәһәре ветераннар советы рәисе Хамидуллина Рәмзия Шафиковна, авыл җирлеге башлыгы Фәхретдинов Рафаил Әгьзамович чыгыш ясадылар. Ә дуслары һәм хезмәттәшләре юбилярга үзләренең җылы теләкләре белән матур җырларын да бүләк иттеләр. Юбилей кичәсе җылы, матур атмосферада узды.