Без сакларбыз сине, бөек рус теле!
6 июнь көнне Россиядә рус теле көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан без урта мәктәп укучылары белән “Без сакларбыз сине, бөек рус теле!” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырдык. Очрашуда без рус теленең бөеклеген, рус теле көне белән бөек рус шагыйре А.С. Пушкинны нәрсә бәйләп торганын сөйләштек. Рус халык әйтемнәрен, мәкалләрен искә төшереп, анализладык. А.С. Пушкинның әсәрләрен искә төшердек. Әкиятләрен анализладык. “И мы сохраним тебя, русский язык, великое русское слово!” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык.