“Мәгърифәт йодызлыгы”
19 март көнне Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбендә 2021 нче ел – туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Мәгърифәт йодызлыгы” районара фәнни – гамәли укучылар конференциясенең йомгаклау туры уздырылды. Бу конференциядә без, китапханәчеләр, хөкемдарлар составында катнаштык. Конференциягә Балтач, Биектау, Әтнә, Саба, Арча районнарыннан 127 эш кабул ителгән иде. Финал турына чыккан укучылар Яңа Кенәр урта мәктәбендә чыгыш ясадылар. Конференция ике юнәлештә эшләде. Укучылар “Туган якның күренекле мәгърифәтчеләре” юнәлешендә XVII – XX гасыр башы татар мәгърифәтчеләре турында фәнни – гамәли эзләнү эшләре һәм “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” юнәлешендә халыкны мәгърифәтле итүдә үз өлешен керткән мөгәллимнәр хакында мәгълүмати рефератлар буенча чыгыш ясадылар. Укучылар ясаган чыгышлар арасында үзенчәлекле, кызыклы эшләр күп иде. Алган темаларын тулысы белән ачып бирделәр. Бүләкләү өлеше мәктәпнең актлар залында “Җырдай моңлы, туган телем, Киңдер синең күңел түрең” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә белән узды. Финалда катнашкан барлык укучылар да Арча Мәгариф идарәсенең дипломнарына ия булдылар.