“Шигърият - ул иңнәрдәге канат”

21 март – Халыкара шигърият көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан без, “Шигърият -  ул иңнәрдәге канат” дип исемләнгән  мәгълүмат көне уздырдык. Мәгълүмат көнендә югары сыйныф укучылары катнашты. Укучылар белән бүгенге көн шигърияте һәм Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе эшчәнлеге турында сөйләштек. Берләшмәдә йөрүче шагыйрьләрнең иҗатлары белән якыннан танышып, шигырьләренә анализ ясадык.