“Сезнең алда баш иябез, солдат әниләре”

            Солдат аналары... Бу аналар сугыш кырына барып, дошман белән күзгә – күз көрәшмәсә дә, аларның кылган батырлыклары чиксез. Илебез алдында торган сынау вакытында алар кадерләп үстергән ул – кызларын дошманга каршы җибәрделәр. Баласы сугыш кырында вакытта завод – фабрикаларда, колхоз – совхоз басуларында эшләп җиңүгә зур өлешләрен кертәләр.

         11 март көнне без югары сыйныф укучылары белән сугыш чоры әниләре турында сөйләштек. Әдәбиятта солдат аналары турында әсәрләр бик күп. Кичә барышында аларның кайберләрен искә төшердек. Герой – шагыйрь Муса Җәлилнең “Ана” поэмасын укып, анализладык. Шагыйрьнең бу поэмасы баласын сугышта югалткан  барлык аналарга да дан җырлый.

Укучыларны солдат аналарына багышланган презентация белән таныштырдык.