“Табигать – иң бөек рәссам”

        Без китапханәчеләр нинди генә юнәлештә эш башласак та, иң элек китап укучыларыбызга шул темага багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим итәбез. Әйләнә тирә мохитне саклау көне уңаеннан “Табигать – иң бөек рәссам” дигән виртуаль китап күргәзмәсе тәкъдим иттек. Бу күргәзмәдәге китаплар мәктәп укучыларына, укытучыларга һәм шулай ук, студентларга ярдәмлек булып торалар. Сочинение  язамы ул, рефератмы, яки булмаса берәр төрле фәнни хезмәт, яки доклад язамы алар һәрвакыт китапханәдәге китаплардан файдалана алалар.

         Күргәзмәнең икенче бүлегендәге китапларда дару үләннәре, аларны ничек файдалану турындагы материаллар тупланган иде. Бу бүлек өлкән буын китап укучылар өчен бик файдалы булыр дип уйлыйбыз.