“Пушкин – Россиянең бөек шагыйре”
Рус халкының бөек милли шагыйре Александр Сергеевич Пушкин иҗаты Советлар илендәге барлык халыкларның культура үсешендә тиңсез урын тота. Моны без татар әдәбиятының үсү юлына карап та бик ачык күрәбез.
Татар совет язучылары һәм шагыйрьләре үзләренең иҗат уңышларында Пушкин талантының тирән йогынтысын сизәләр. Пушкинның бөек юлбашчыларыбыз тарафыннан яратылып укылган шагыйрь булуы, аның мәңгелек һәйкәл кебек гүзәл әсәрләрендә халыкка мәхәббәт, халык дошманнарына нәфрәт, азатлык өчен көрәшкә ашкыну, тормыш сөючәнлек, көр күңеллелек, дөньядагы һәрбер халыкны, һәрбер телне тигез, якын күрү һәм хәзер инде барлыкка килгән шушы бәхетле заман туачагына нык ышану мотивлары аның иҗатын безнең барыбыз өчен дә якын һәм кадерле ясыйлар.
Россиядә ел саен бөек рус шагыйре А.С. Пушкин туган көнне рус теле һәм әдәбияты көнен дә билгеләп узалар. Шул уңайдан китапханәдә “Солнце русской поэзии” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Укучылар өчен “в контакте” (https://vk.com/id265564652 Набиева Гульшат) битләрендә онлайн – викторина һәм инстаграмм (Instagram nab5441 Набиева Гульшат) битләрендә онлайн әдәби кунакханә тәкъдим иттек.