Авылымның оста куллары
Безнең китапханәдә “Ак калфак” татар хатын – кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе уңышлы гына эшләп килә. Халкыбызның гореф – гадәтләрен, йолаларын торгызу, яшь буынга аның әһәмиятен җиткерү максатыннан бик күп төрле чаралар уздырабыз. Илебездә барган вәзгыять аркасында да югалып калмадык. “Авылымның оста куллары” дип исемләнгән осталык дәресләре уздырдык.
Татар хатын – кызлары үзләренең уңганлыгы, булганлыгы белән аерылып торалар. Аш – суга булмасын, я булмаса тегү – чигүгә булмасын аларны уздыра алган милләт юктыр мөгаен.
Соңгы елларда хатын – кызлар арасында, ипине өйдә пешерү кебек, онытылып барган матур йолабыз кабат килеп керде. Ипи салу... Дөньяда иң игелекле,мәгънәле, иҗадыи эш булган. Ул хатын – кызның бер тәүлеккә сузылган хезмәте. Бу көнне өйдә зур шатлык, тынычлык, тантана хөкем итә. Ипи салган көнне ир белән хатын арасында татулык булган, хәтта балалар да бу көнне тыныч кына уйнаганнар. Авылдашыбыз Вафина Зөлфия онлайн аркылы безгә ипи пешерү серләренә өйрәтте.
Ә икенче осталык дәресе, авылдашыбыз, түбәтәй чигү остасы Ахметханова Гөлнарадан булды. Ул безне чигү дөньясына алып кереп, бик матур итеп түбәтәй чигәргә өйрәтте. Бу эш белән Гөлнара ханым егерме ел шөгыльләнә инде. “Түбәтәй чигү белән утырганда барлык дөнья мәшәкатьләре онытыла, тынычланасың, - дип сөйли ул. - Ә инде үзең чиккән матур – матур түбәтәйләр татарлар яшәгән бик күп төбәкләргә таралуы куаныч, шатлык, горурлык китерә, - дип тә өстәп куйды.