"Китап хәтерендә сугыш мизгелләре"
Ирләрен, егетләрен сугышка озаткач, авылда калган кызлар, яшь киленнәр, картлар, яшүсмерләр үзләрен аямыйча эшләделәр. Бик күп хатын – кыз корыч айгырны иярләп, тракторларга утырдылар. Ул тракторлар бик еш ватыла, әле бер урыны туктап кала, әле башка сәбәп килеп чыга. Ә сабан артында сабыйлыктан да чыгып бетмәгән япь – яшь кызлар. Бу авырлыкларга гына түзәр идең әле, авылларга кара пичәтле кәгазләр агыла. Алма кебек хатыннар балаларын кочаклап ирсез, сабыйлар – әтисез, җиләк кебек кызлар ярсыз калалар. Әмма алар сынмыйлар, сыгылмыйлар. Тиздән җиңү киләсенә өмет белән алга баралар. Алар бары бер максат белән илгә хезмәт иткән – явыз дошманны җиңеп, илгә Җиңү китерү! “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен” лозунгы астында аяусыз эшлиләр. Өлкәннәр дә, яшүсмер, балалар да соңгы көчләренә кадәр, ил азатлыгы өчен көрәшә.
Сугыштан соң тылдагы тормыш турында бик күп язучылар роман, повесть иҗат итәләр. Бу әсәрләр аша без коточкыч сугыш турында аз – маз күзаллыйбыз. Безнең китап укучыларыбыз да карантин вакытында вакытларын бушка уздырмадылар. Сугыш темасына язылган китапларны укып үзләренең белгәннәрен ныгыттылар.