“Алар даны мәңгелек”
1418 коточкыч көн һәм төн дәвам итте Бөек Ватан сугышы. Һәр көнне меңнәрчә гомер өзелде. Халкым бу көннәрне бүген дә хәтерли.
Безнең Яңа Кенәр авылыннан да 363 типсә тимер өзәрдәй ир – егет сугышка китте. Аларның 162 се мәңгегә яу кырында ятып калдылар. Бүгенге көндә безнең Яңа Кенәр авылында 4 сугыш ветераны һәм 24 тыл ветераны гомер кичерә. Сугыш афәте бездән ерагайган саен безгә матур, якты тормыш бүләк иткән сугыш һәм тыл ветераннарының сафлары сирәгәя бара. 800 гә якын хуҗалыгы булган Яңа Кенәр авылында да алар бармак белән генә санарлык калды. Яшьләре белән алар инде туксанның теге ягында. Сәламәтлекләре дә мактанырлык түгел.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алган көннәрдә без китапханә фондларында булган материалларга таянып аларга багышланган буктрейлер ясадык. Буктрейлерны без инстаграм һәм контакт битләрендә тәкъдим иттек.