"Сугыш урлаган балачак"

        Сугыш чоры балалары. Балачаклары дәһшәтле сугыш чорына туры килгән буынны без бүген әнә шулай дип атыйбыз. Сугыш чоры балалары – канкойгыч вакыйгаларның тере шаһитлары. Аларның хәтер сандыгында сакланган хатирәләре – бүгенге буын өчен әйтеп бетергесез зур хәзинә. Үсеп килүче яшь буынны сугыш вакыты һәм аннан соңгы  авыр тормышның тере шаһитлары булган сугыш чоры балаларының истәлекләре белән таныштыру максатыннан без китапханәнең актив укучылары булган берничә авылдашыбызның өйләренә барып аларның истәлекләрен барладык. Алар сөйләгәнне видеога төшереп видео язма ясадык.

           Хакимова Дилбәр Әхмәт кызы үзләренең әтиләре сугышта вакытта бер әби – бабай белән икенче әби – бабай арасында йөргәннәрен. Сугыштан әтиләренең бик нык сәламәтлеген какшатып кайтуы. Сугыштан соңгы авыр тормышлары турында ачынып сөйләде. Әниләренең уңганлыгы аркасында ачлык күрмәгәннәр алар.

          Садриева Люция Вафа кызы  сугыш башланасы елны Үзбәкстан якларыннан кунакка кайткан булганнар. Әтиләре сугышның беренче көненнән алып соңгы көненә кадәр сугышта йөреп кайта. Әнисе берсеннән берсе кечкенә өч баланы аякка бастыра. “Кечкенә генә бер кәҗәбез бар иде, без ашарга сорап елаганда әнинең сеңлесе көненә бишәр тапкыр сава торган булган”, - дип искә ала ул.

           Яруллина Роза  Абдулла кызы “әти чырае күрмәгән” сугыш чоры баласы. Әтисе сугышка чыгып киткәндә биш айлык булып кала ул. Аннан олырак абыйсы әтисенең үлү хәбәре килгәч суык тидереп үлә. Әнисе Роза апага 11 яшь тулганда үлә. Шулай итеп ул дөм ятим кала, әмма аны әнисенең сеңлесе Сәрвәр апа үз кызыдай тәрбияләп үстерә.

            Менә шундый үзенчәлекле язмышлы авылдашларыбыз хәзер авылыбызның мөхтәрәм карчыклары. Китапханәнең актив укучылары, без уздырган кичәләрнең тугъры  тамашачылары.

           Истәлекләрдә баштан узган вакыйгалар гына яктыртылмый. Бу киләчәк буынга әйтеп калдырырга теләгән үгет – нәсихәт. Сугышны үз йөрәкләре аша кичерүчеләр яшь буынны яхшылыкка өнди, якыннарын хөрмәт итәргә куша, тыныч  күк йөзе булганга сөенергә, ил язмышы өчен башларын салганнарны онытмаска киңәш итәләр.