Медаль чыңлый ветеран күкрәгендә.

         Соңгы көннәрдә авылыбызда бик матур чара бара.  Бу матур чара бигрәк тә безнең өлкәннәребез өчен куанычлы. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медальләре  сугыш һәм тыл ветераннарына тапшырылды.

          Сугыш безнең авылны да читләтеп узмаган, 362 ир – егет сугышка китеп, шуның 162 се кире кайта алмаган. Кызганычка каршы кайтканнарының да сафлары күзгә күренеп сирәгәя бара. Бүгенге көндә авылда 4 сугыш ветераны һәм 25 тыл ветераны яши. Бөек Җиңүгә үзләренең фидакарь көчләрен керткән тарихи шәхесләр алар безнең. Алар үсеп килүче яшь буын белән очрашып, сугыш вакытындагы авыр вакыйгалар турында сөйлиләр. Алар сөйләгән хатирәләр аша без бу сугышның ни дәрәҗәдә авыр булганына төшенәбез.